Поздравление с 23 февраля на татарском языке

23 февраль белән котлаулар

Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Смотреть фото Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Смотреть картинку Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Картинка про Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Фото Поздравление с 23 февраля на татарском языке

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез.

Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме.
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме.

Дан сезгә Ватан сакчылары,
Зур хормәткә сез лаек.
Барыбызда чын йөрәктән,
Без аларны котлаек.

Хәрбер егет горурланып,
Бәйрәм итә бу көндә.
Саулык теләп барысына,
Кала ул теләгендә.

Хөрмәт сезгә, һич онытылмас,
Сезнең данлы хезмәтләр.
Дөньялар да тыныч булсын,
Бәхеттә үтсен гомерләр!
(Рөстәм Кәримов)

***
Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме

Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка

Байлык — муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.

***
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.

Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.

***
Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!

***
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар.

***
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Телефон аша котлау! Котларга теләгән кешегезнең телефонына шалтыратчаклар һәм сез сайлаган котлауны җиткерәчәкләр. Сайлау өчен басыгыз «прикольные» яисә «по именам» кнопкаларына. Алдан тыңлап карап та була.

***
Туган жирдэн аерылып, еракларда –
Конне тонгэ, тонне конгэ ялгап,
Туган илнен иминлеген саклап,
Изге эштэ — хезмэттэ син, Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгэн:
Хезмэт сорый – олы рухи Биеклекне,
Куэт эстэп, армый-талмый Кунегуне,
Туземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Тиздэн мужиклар бэйрэме,
Нэрсэ булэк итэбез?
Эллэ инде бу бэйрэмне,
Онытып,узып китэбез.
Носки, башмак не вариант,
Бэйрэм саен бирелэ.
Кемнэр, нэрсэ бирэ бирэ микэн,
Кадерле ирлэренэ.
Дус кызымнан сорагач,
Бик тиз жавабын тапты:
«Берни дэ бирмим быел,
Зарплатасы эз кайтты.
Утка, газга, суга житми,
Садикка тулисе бар.
Акчасы оч тиен чыга,
Еще булэген дэ ал.
Жирно булыр, обойдется,
Мин ана узем булэк,
Минем кебек хатыннар,
Булса да, бик нык сирэк!»
Икенче дустым елмаеп,
«Чэч турайткычы»,диде.
«Чонки узе уткэн елны,
Шуруповерт мина бирде.
Хэзер шулай жайлаштык,
Булэклэр эшкэ ярый.
Баш ватып та торасы юк,
Хэркем кирэген сайлый».
Оченче дустым иренэ,
Була хушбуй булэк итмэк,
Чонки ана «AVON»да,
План тутырырга кирэк.
Уйланырга вакыт та аз,
Тиздэн бит бэйрэм житэ.
Дуслар, кемнэр ирлэренэ,
Нэрсэлэр булэк итэ??
* * *
Туган җирдән аерылып еракларда —
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә — хезмәттә син, солдат!

Бәйрәм белән сине батыр солдатыбыз!
Сине һәр көн искә алып үтәбез.
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез!

Источник

Тазбаш

Поздравления

На 23 февраля (солдату)

Котлыйм сине 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән. Сиңа саулык-сәламәтлек белән тизрәк хезмәтеңне тәмамлап кайтуыңны телим. Кызарып баеган кояшның балкуы матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә? Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә бирелә торган бәхет телим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын – алай яшәве мәгънәлерәк, күңеллерәк. Син шулардан тәм, ләззәт тап һәм алга омтыл. Мәхәббәтең ак төнбоектан чәчкә атсын, бәхетең якты бизәкләре, энҗе-мәрҗән булып күңелеңә ятсын. Сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен, хыялларың чынга ашсын. Иң изге теләкләр белән, […].

Юбилей (дорогой друг)

Бервакытта да кешеләрне ярдәмсез, үтенечләрне җавапсыз калдырмаганга күрә сине кояш белән тиңлисем килә. Чынлап та, сиңа күтәрелеп караган һәр кеше синең йөзеңнән нур, күңелеңнән җылылык, киңәшләреңнән файда ала. Күрәсең, синең табиб булуың син туганчы холкыңа салынгандыр. Һәм син шуны тормышыңда сизеп-тоеп бик уңышлы кулланып бүгенге көндәге хөрмәтле кадерле кешегә әверелгәнсең. Ул гына да түгел, синнән бөркелгән позитив нурлар янәшәңдәгеләрне һәрчак үз яныңа җыя. Синең кадерле ирең, кабатланмас балаларың, дусларың –һәммәсе урнәк.

Кадерле дустым, синең шаянлыгың һәм чаялыгыңа һәрчак сокланам һәм шул яктылыгың, җылылыгың, саулыгың һичкайчан сүрелмәсен, күңелеңдәге изгелегең беркайчан түгелмәсен дип телим.

Юбилеең белән сине.

50 яшьлек туган көнең белән.

Слова благодарности матери (кем бы мы ни стали. )

Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы. Әнкәйләргә иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап яклап йөртер. Әниләребез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар.

Слова благодарности матери (от дочери, ставшей матерью)

Кадерле әнием! Сүземне каян һәм ничек башларга белмим. Куенымда күкрәгемне йомшак кулллары белән каплап, мышык-мышык килеп сабыем, үз сабыем ятканда мине бары хисләр генә били. Эх, шул хисләрне бер янчыкка салырга да, сиңа җибәрергә иде. Белер идең минем ничек бәхетле икәнемне, сизер идең сиңа ничек рәхмәтле булганымны, аңлар идең минем сиңа әйтәсе килгән иң изге, иң саф ниятләремне. Эх әни, рәхмәт сиңа! Шушы «рәхмәт» сүзен ишетер өчен күпме еллар сабыр гына көткәнең өчен. Барысы өчен: гомерем, чиста намусым, саф тәрбиям, затлы тормышым, бәхетем өчен.

Әнием, зур рәхмәт сиңа. Мәңге яшә, зинһар өчен, безнең янәшәдә. Киңәшләрең, гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, безнең өчен гел сөенеп яшә. Без сине бик яратабыз. Әниләр бәйрәме белән сине.

Мужу о матери

Корьән хәдисләренең берсендә гаиләдә хатын-кыз белән ир-атның мөнәсәбәте турында бик кыска һәм төгәл генә әйтелгән. Хатын-кыз өчен иң якын кеше – ире, ә ире өчен – әнисе булырга тиеш. Бу дөрестән дә шулай. Әгәр ир ат тормышында шушы ике затның урынын, әһәмиятен дөрес билгеләп, чикләрен урнаштырып яши ала икән, димәк ул фани дөньяда гына түгел ахирәттә дә җәннәткә ия кеше. Шуңа күрә, кадерле дустым […], синең тормышның җәннәт кебек булуына ышанычым зур. Уңышлар һәм бәхетләр генә юлдаш булсын сезгә әлеге җәннәтегезне кору юлында.

Еще статьи.

Источник

Сценарий на 23 февраля в детском саду на татарском языке

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!

2 а.б. Хәерле көн, балалар, мөхтәрәм кунаклар! Рөхсәт итегез бүгенге “Гаилә учагы” бәйрәмен ачып җибәрергә.

1 а.б. Гаилә ул- ил терәге! Гаилә ул- гомер чишмәсе!

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә?!

2 а.б. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

1 а.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

2 а.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше “Әтием-горурлыгым” дип атала.

Ил терәге- ир-егетләр, гаилә терәге-әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Хөрмәтле әтиләр, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәсәгез иде.

Хөрмәтле әтиләр! Сезнең хөрмәткә балалар башкаруында “Солдатлар” җыры.

Балаларның шигырьләрен тыңлап китегез.

Айзат.

Бабаем да, әтием дә,

Абый да солдат булган.

Мин да алардан калышмам-

Җебеп, сытылып тормам.

Хәзердән үк үз итәм:

Күнегүләр ясыйм көн дә

Чын солдат кебек иртән.

Корыч кебек чыныгырмын,

Ел артыннан ел үтәр.

Бер дигән алмаш үсәр!

Гадел, Ал ь мир, Самир башкаруында “Гениальные сыщики” биюен тәкъдим итәбез.

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Капитан минем абый-

Йөзә ерак диңгездә

Бик сагындык абыйны

Без пешердек пилмән.

Шундый тәмле булган,

Нам лет ещё немного,

И мы шагаем в ногу

Я с утра спросила маму:

-Что за праздник к нам пришел,

Почему все суетятся,

Праздничный готовят стол?

Папа в новенькой рубашке,

Дед надел все ордена,

Ты вчера возле духовки

-В этот праздник поздравляют

Всех мужчин со всей страны,

Ведь за то они в ответе

Чтобы не было войны.

Пограничник на границе

Нашу землю стережет,

Чтоб работать и учиться

Мог спокойно весь народ…

Наши лётчики- герои

Небо зорко стерегут,

Наши летчики- герои

Охраняют мирный труд.

Стережет покой страны,

Чтоб росли мы, бед не зная, Чтобы не было войны.

Раз, два, три, четыре, пять-

Будем папу поздравлять,

День Защитника настал!

Пожеланий просто шквал:

Раз- болезней век не знать,

Чтоб здоровьем щеголять.

Два- работы без тревог,

А на три- зарплаты в срок.

На четыре- светлых дней,

Добрых, преданных друзей;

Никогда их не терять…

А на пять- любви большой,

С Днём Защитника, герой.

На степном просторе

Он взлетает в небо,

Не страшны защитнику

Чтобы только мирные Снились людям сны.

С праздником мужским:

Для меня ты- главный.

Мне не дашь пропасть:

Наступит праздник всех солдат,

Поздравить будет каждый рад

Отважно папа мой плывет

Из дальних-дальних стран.

И дни, и ночи напролет

Я нарисую пистолет

И всадника в седле.

Я знаю: лучше папы нет

1 а.б. Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

Хөрмәтле әтиләр! Сезгә багышлап балалар “Мин – шофер” җырын башкаралар.

2 а.б. Бәйрәмебезнең икенче өлеше “Әнием – кадерлем” дип атала.

Гаиләдә әни иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың”,- ди халык.

Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу. Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзне “әннә” дип әйтә. Ул гомере буе үзенә тормыш бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

1 а.б. Әниләрне, әбиләрне

Чын күңелдән һәммәгезне Бәйрәм белән котлыйбыз.

Малайлар башкаруында “Богатырская сила” биюен карагыз.

Ә хәзер балалар сезгә шигырьләрен бүләк итәрләр

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Весенний праздник радостный

Пришел сегодня к нам.

И ярко светит солнышко

В честь наших добрых мам.

Сегодня мы нарядные,

Пришли на праздник мамин

И дружно всех поздравим.

Поздравим с женским днем.

Айдан, кояштан кадерле

Иң ягымлы, иң сөекле

Ышан әнием, минем сүземә,

Тап төшермәм синең йөзеңә.

Весна шагает по дворам

В лучах тепла и света.

Сегодня праздник наших мам

Наш детский поздравить рад

Всех мам на всей планете.

Спасибо маме говорят

Я весь день не плакал,

Я ведь не проказник:

Нынче мамин праздник.

8 Марта – праздник мам

Тук-тук стучится в двери к нам.

Он только в тот приходит дом

Мы пол для мамы подметем,

На стол накроем сами.

Поможем ей сварить обед,

Мы с ней споем, станцуем.

Мы с краскою ее портрет

В подарок нарисуем.

«Их не узнать, вот это да!»,-

Тут мама скажет людям.

А мы всегда, а мы всегда,

Всегда такими будем.

Кояш көлә, мин елмаям,

Бүген әниләр бәйрәме-

Шуңа күңелем шат минем.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Бар өйгә нур бөркелә.

Обойди весь мир вокруг,

Только знай заранее:

Не найдешь теплее рук

Не найдешь на свете глаз

Мама кждому из нас

Сто путей, дорог вокруг

Мама – самый лучший друг,

Әти өйдә ешрак булса

Әнинең дә йөзе якты,

Безнең өчен гел сөенеп

Безгә яшәү бик-бик рәхәт

Иң кадерле кешеләр сез

Сез булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Будь же ты красивая

Пусть сияет солнышко

Пахнут пусть цветы.

И пускай сбываются

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Бәйрәм белән котлап сезгә кызларыбыз “Биш февраль розасы” биюен бүләк итәләр.

Хөрмәтле кунаклар! Сенең тапкырлыгыгызны да сынап карыйк әле.

Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (мендәр)

Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыл ь ләнергә кирәк. (фигура)

Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар. Кинофил ь м карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (реклама)

Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисеннән алдырта. Аның “мөгезе” бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин. (велосипед)

Гадел һәм кызларыбыз башкаруында “Маша һәм аю” биюен карагыз.

Тапкырлыгыгызны сынауны дәвам итәбез.

Ул татар халкының милли ашамлыгы. Түгәрәк, катлы-катлы була, эченә төрле җимешләр дә салалар. (гөбәдия)

Ул төрле зурлыкта була: зур, уртача һәм кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул бигрәк тә тегхчеләргә, чәч кисүчеләргә кирәк. Әле ул сарыкныкы да, тимерченеке дә бела. (кайчы)

Бу экспонат футбол тубыналыштыра ала. (иске консерв банкасы)

Күмәк җырлы бию тәк ъ дим итәбез “У тебя, у меня”

Борынгы заман сәгате (әтәч)

Фотоларны тиз ясый торган автомат (көзге)

Тапларны юкка чыгара торган препарат (сабын)

Кайсы ике нота бакчада үсә? (фа-сол ь )

Балалар өчен язылган әдәби жанр (әкият)

Нинди үайваннар күзләрен ачып йоклыйлар? (балык, елан)

Атнаның иң авыр көне (дүшәмбе)

Әниләрне түгәрәккә чакырабыз.

Күмәк бию “Ты, мама, меня прости”

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне бакча мөдире Гөлназ Маратовнага бирәбез.

Сүз кунакларга бирелә.

Бәйрәмебез тәмам. Барыгызга да гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.

Источник

Поздравления с днем рождения на татарском языке своими словами в прозе

Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Смотреть фото Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Смотреть картинку Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Картинка про Поздравление с 23 февраля на татарском языке. Фото Поздравление с 23 февраля на татарском языке

Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш). Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).

Уважаемый – ая (имя)! Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения! Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня! Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ). Ваш (и) родственник (и )… Ученик(и)….

Смотрите еще.

Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.

Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.

Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).

Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …

«Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!”

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

“Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!”

Туган Конен Белэн

“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне. 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.

Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!

По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…

Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.

… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *